» 
 » 
Сагышларым



Текст песни Анвар Нургалиев - Сагышларым

Сагышларым
Анвар Нургалиев
Көннәремне менә тагын
Алыштырды озын кич.
Сагышлана күңелкәем,
Тынычлана алмый хич.
Яннарымда сине, җаным,
Килә бигрәк күрәсем.
Синең мәхәббәтне тоеп,
Назларыңда йөзәсем.

Сагышларым, сагышларым.
Син минем сагышларым.
Син, син генә бизи аласың,
Гомерем агышларын.

Белсәң иде, күрсәң иде
Ничекләр сагынганны,
Булсаң әгәр яннарымда,
Җылытыр идең җанны.
Яннарымда сине, җаным,
Килә бигрәк күрәсем.
Синең мәхәббәтне тоеп,
Назларыңда йөзәсем.
Другие композиции этого автора:
https://lyrics.primanota.net/anvar-nurgaliev/sagyshlarym.htm