» 
 » 
Выпускной



Текст песни Elvin Grey - Выпускной

Выпускной
Elvin Grey
Йөрәкне өздереп яңгырады
Мәктәпнең иң соңгы кыңгыравы.
Балачак бездән бүген китә, тик
Сине югалтасым килми бит.
Исеңдәме сиңа өзгән идем
Ишек алдыннан роза чәчәген.
Язып куйдык дәфтәрнең битенә
Яратыбыз диеп гомергә.

Ә син онытма, ә син онытма
Ә син онытма, бергә йөргән чакларны
Ә син онытма, ә син онытма
Ә син онытма, кайнар кочакларны

Урамда сине озаткан өчен
Малайлар белән сугышкан идем.
Кул яулык белән сөрттең битемнән
Мин аны саклыймын әле дә.
Яныма чыгармаганда әнкәң
Качкан идек бергә дәресләрдән
Ул көнне тәүге тапкыр син бирдең
Татырга иреннәрең тәмен.

Беренче сөю кабатланмас беркайчан да
Ашыкма әле вакыт тукта зинһар тукта.
Кыңгырау чыңлый нигә безгә хушлашырга
Йә инде, матурым ,елама, тик елама.

Ә син онытма, ә син онытма
Ә син онытма, бергә йөргән чакларны
Ә син онытма, ә син онытма
Ә син онытма, кайнар кочакларны
Другие композиции этого автора:
https://lyrics.primanota.net/elvin-grey/vypusknoi.htm