» 
 » 
Тэрэзэнне ачып калдыр эле



Текст песни Ильнар Шарафутдинов - Тэрэзэнне ачып калдыр эле

Тэрэзэнне ачып калдыр эле
Ильнар Шарафутдинов
Тәрәзәңә пәрдә корма бүген,
Керим таң нурына уралып.
Керфегеңдә төшми калган тамчы,
Алыйм шуның тозын аралап.

Кушымта:
Тәрәзәңне ачык калдыр әле,
Назлы җилләр булып исәрмен.
Мендәреңә сибеп иркәләргә,
Ефәк толымыңны сүтәрмен...

2. Бисмилла дип кенә төшерсәңдә,
Шул сүз белән өрсәң шәмеңә.
Уң фәрештәң булып кына килеп,
Сокланырмын балкыш тәнеңә...

Кушымта:
Тәрәзәңне ачык калдыр әле,
Назлы җилләр булып исәрмен.
Мендәреңә сибеп иркәләргә,
Ефәк толымыңны сүтәрмен...

3. Тәрәзәңне чикләмичә генә,
Ачык калдыр әле төнеңдә.
Сөю булып, саркып сагалармын,
Бәхет булып калыйм өнеңдә.
Другие композиции этого автора:
https://lyrics.primanota.net/ilnar-sharafutdinov/terezenne-achyp-kaldyr-ele.htm