» 
 » 
Кайтчы иркэм



Текст песни Салават Фатхетдинов - Кайтчы иркэм

Кайтчы иркэм
Салават Фатхетдинов
Берсен-берсе күзләп,
Үскән җирен эзләп,
Кошлар кайта туган ягына.

Ара якын түгел,
Сине көтә күңел -
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.

Кабат килде язлар,
Мине кем соң назлар
Моңсуланып көткән чагында?

Йөрәк ничек түзәр,
Ул бит өмет өзәр -
Син кайтмасаң, иркәм, яныма.

Тагын китә казлар,
Күп тә түгел, азлар -
Җылы якта алар кышларлар.

Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел -
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.
Другие композиции этого автора:
https://lyrics.primanota.net/salavat-fatxetdinov/kaitchy-irkem.htm