Текст песни Салават Фатхетдинов - Салкын чай

Салкын чай
Салават Фатхетдинов
Өстәлдә ялгыз чынаяк

Чәе суынып беткән

Ялгыз чәйнең дә тәме юк

Эчмәдем синсез иркәм 

Гөмерем шулай узармы?

Гел сине генә көтеп

Ялгызым өстәл янында

Суынган чәйләр эчеп 

Кайнар чәй салып куям да 
Утырам сине көтеп 
Чәем суына бит инде 
Кая югалдың китеп 

Өстәлемдә барсы да бар 
Нигә чәйнең тәме юк? 
Ялгыз булгангадыр инде 
Өемнең дә яме юк.
https://lyrics.primanota.net/salavat-fatxetdinov/salkyn-chai.htm