Текст песни Салават Фатхетдинов - Ялгышу

Ялгышу
Салават Фатхетдинов
Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт, 
Өметләрем кебек ап - акны. 
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр, 
Сагынам шул мин дә ул чакны. 

Шомырт чәчкәм, диеп, 
Иркәләп hәм сөеп, 
Йөрәгемнән урын алдың да, 
Ятларны яр иттең, еракларга киттең, 
Янган утка мине салдың да. 

Ялгышыуым өчен кичер, дисең кичер  
Юк кагылма кабат ярама. 
Син онытма дустым, мәхәббәттән өстен 
Язмыш барын безнең арада. 

Тәүге сөю назын, 
Тәүге сөю назын, 
Кем сагынып искә төшерми? 
Йөрәк инде күптән, сине гафу иткән, 
Тик акылым гына кичерми. 

Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт, 
Өметләрем кебек ап - акны. 
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр, 
Сагынам шул мин дә ул чакны. 

Шомырт чәчкәм, диеп, 
Иркәләп hәм сөеп, 
Йөрәгемнән урын алдың да, 
Ятларны яр иттең, еракларга киттең, 
Янган утка мине салдың да.
Другие композиции этого автора:
https://lyrics.primanota.net/salavat-fatxetdinov/yalgyshu.htm