Текст песни Ришат Тухватуллин - Сагынам

Сагынам
Ришат Тухватуллин
Узган яшьлек сыман,
Ярсу хисләр ерак.
Агаларда еллар агалар
Еллар сәйләмендә,
Гөлләр бәйләмендә
Шиңми торган яшьлек җырым бар.

Үткәннәрдә калган,
Сүнмәс өчен янган,
Хыял утларыма табынам.
Зәңгәр күлмәк кигән,
Зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам.

Тойгыларым аша,
Җылы хисләр таша.
Әйтелмәгән әйтер сүзләр бар
Олы мәхәббәтем
Сафлык белән бөтен
Хыялымда яши тәүге яр.

Үткәннәрдә калган,
Сүнмәс өчен янган,
Хыял утларыма табынам.
Зәңгәр күлмәк кигән,
Зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам.
Другие композиции этого автора:
https://lyrics.primanota.net/rishat-tuxvatullin/sagynam.htm