» 
 » 
Яратыгыз



Текст песни Татар халык жыры - Яратыгыз

Яратыгыз
Татар халык жыры
Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк - йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, -
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, -
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә -
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, -
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, -
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәк Таһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, -
Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә до карамый, -
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Другие композиции этого автора:
https://lyrics.primanota.net/tatar-xalyk-zhyry/yaratygyz.htm