» 
 » 
Су Буенда Учак Яна



Текст песни Зухра Шарифуллина - Су Буенда Учак Яна

Су Буенда Учак Яна
Зухра Шарифуллина
Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.

Су буенда, учак яна
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое -
Утсыз да мин күрәм монда.

Су буенда, учак яна
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.

Су буенда, учак яна
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.
https://lyrics.primanota.net/zuxra-sharifullina/su-buenda-uchak-yana.htm